Тәмте Яңа ел чыршысы ачылды

2014 елның 29 декабре, дүшәмбе
26 декабрьдә Тәмте мәдәният йорты каршындагы мәйданда мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән Яңа ел чыршысы ачылды. Бәйрәмне шаян шамакайлар ( театр төркемндә катнашучылар) ачты, аннары балалар янына кунакка Кыш бабай, Кар кызы, узып баручы ел символы Ат һәм киләсе ел хуҗасы - Кәҗә кунакка килде. Бергәләшеп әйлән-бәйлән уйнады, җырлар башкарды,биеделәр. Соңрак балалар ике төркемгә бүленеп уеннар һәм конкурсларда катнашты. Бәйрәм чарасы тәмамлангач барысы бергә истәлеккә фотога төште.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International