27-28 декабрьдә Кама Тамагы МР Кама Тамагы штп. мәдәният йортында Кама Тамагы урта гомуми белем мәктәбенең 3 А һәм 6 Б сыйныфы укучылары һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалары өчен Яңа ел утренниклары үткәрелде. Яңа ел программасында “Золушка” музыкаль әкияте күрсәтелде, күңелле уеннар һәм бәйгеләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, дискотека оештырылды. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, ә Кыш Бабай аларга тәмле бүләкләр бирде.