Яңа ел утреннигы

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

29 декабрь көне Кама Тамагы штп. мәдәният йорты коллективы РАЙПО, район эксплуатация газ хезмәте, Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия Фонды Идарәсе, “Кама Тамагы” полиция бүлеге хезмәткәрләре балалары өчен Яңа ел утреннигын үткәрделәр.

Яңа ел программасында “Золушка” музыкаль әкияте күрсәтелде, күңелле уеннар һәм бәйгеләр, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, дискотека оештырылды. Балалар үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, ә Кыш Бабай аларга тәмле бүләкләр бирде. Барысыдв да бәйрәмнән күтәренке, күңелле кәеф белән кайтып киттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International