Кышкы лагерь ачыла

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

Кышкы каникул көннәрендә укучыларның ялын һәм савыктыруын оештыру максатларында кышкы мәктәп яны лагерьлары ачылачак.

Кама Тамагы татар урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары өчен мәктәп яны лагеры эшли башлады. Укучылар өчен тәҗрибәле укытучылары ярдәмендә ял оештырыла. Лагерь тормышы кызыклы һәм төрле булыр дип көтелә. Биредә укучылар спорт, интеллектуаль һәм күңел ачу уеннарында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International