Хөрмәтле каматамагылылар!
Якынлашып килүче 2015 ел уңаеннан иң җылы котлаулар кабул итегез! Яңа ел – һәркем тарафыннан көтеп алынган бәйрәм. У һәрчак киләчәккә яңа өметләр белән бәйләнгән. Шул вакытта җылы һәм дустанә шартларда туганнар, дуслар, гаилә белән бергә җыелып, узганнарга йомгаклар ясау, киләчәккә планнар билгеләү өчен уңай вакыт. Безнең район өчен 2014 ел әһәмиятле вакыйгалар һәм яңа казанышларга бай булды. Мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау объектларын саклау өлкәсендә зур төзелешләр алып барылды, күпфункцияле үзәк ачылды, социаль билгеләнештәге күп кенә объектлар капиталь ремотланды. Шулай ук районда зур күләмдә юл эшләре алып барыла, кече һәм урта бизнес үстерелә, күпсанлы федераль һәм республика программалары тормышка ашырыла. Кадерле дуслар! Райондагы барлык казанышлар – уртак тырышлык нәтиҗәсе. Районның социаль-икътисадый үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт белдерәм. Барыбыз бергә булганда ышанычлы адымнар белән алга барырбыз, теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, иң катлаулы бурычларны да хәл итәрбез, дип уйлыйм. Тиздән 2015 елга аяк басабыз. Киләсе ел якты идеяләр, яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын. Һәр йортка тынычлык, шатлык, килешеп яшәү алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, тынычлык, иминлек телим! Яңа ел белән!
Зөфәр Гарәфиев,
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы