Район үзәгендәге "Салават күпере" балалар хезмәткәрләре арасында "Ачылмаган талантлар" дип исемләнгән конкурс үткәрелде. Анда 11 кеше катнашты. Гран-при логопед Г. Хәсәновага бирелде. 1нче урында кече тәрбияче Е. Иванова, 2нче урын өлкән шәфкать туташы Н. Гыйззетдинова, тәрбияче Й. Мөбәриева, 3нче урында тәрбияче С. Хисмәтуллина, татар теле укыту буенча тәрбияче К. Заһирова алды. Катнашучыларның һәрберсенә балалар бакчасы администрациясе диплом һәм бүләк тапшырды.
2026 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелегенең Кама Тамагы муниципаль районы буенча бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү булачак