2015 елның 6 гыйнварендә Затон урта гомуми белем мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Затон поселогы китапханәсендә үткәрелгән “Минем беренче Третьяковка” дип исемләнгән культура-күңел ачу программасын карадылар.
Балалар натюрморт, пейзаж, баталия, сюжетлы рәсем сәнгате нәрсә икәнлеген белделәр, ребуслар чишергә өйрәнделәр, һәм , әлбәттә, танылган рус рәссамнарының рәсемнәре белән таныштылар. Чара ахырында китапханәче Кама Тамагы, Тәтеш һәм Апас районнарының музейлары буенча кыскача күзәтү ясады.