Ап-ак карлы Яңа ел

2015 елның 7 гыйнвары, чәршәмбе
30 декабрь көне Балчыклы авыл мәдәният йортында “Ап-ак карлы Яңа ел” дип исемләнгән яңа ел кичәсе булып узды. Кичә укучылар тарафыннан әзерләнгән әкият белән башланды. Әкият тәмамлангач концерт номерлары белән берлектә үрелеп уеннар уйнатылды. Кичә лоторея уеннары уйнату белән тәмамланды. Иң зур бүләкне – Яңа ел тортын, КГСХА ның 1 нче курс укучысы Валеева Энҗе отты. Башка лоторея уенында катнашучылар да бүләксез калмадылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International