Хәйрия чыршысы

2015 елның 8 гыйнвары, пәнҗешәмбе
7 гыйнварда сәгать 10:00да район үзәге мәдәният йортында районның мөмкинлекләре чикләнгән һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдәге балалар өчен матур гадәткә әверелгән Яңа ел хәйрия чыршысы үткәрелде.
Район мәдәният йортының иҗат коллективы инвалид балалар өчен "Золушка" әкиятен сәхнәләштергән иде. Матур һәм күңелле тамаша акрынлап дискотека залына күчте. Балалар Кыш бабайга һәм Кар кызына шигырьләр укыды, чыршы тирәли уйнады.Ахырдан балаларга Кыш бабай тәм-томнардан торган Яңа ел бүләге өләште.
100 мең сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәткән "Петропавловск" хәйрия фонды булышлыгы белән балалар өчен Яңа ел чыршылары үткәрелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International