2015 елның 7 гыйнварендә район мәдәният йорты хезмәткәрләре – Кыш Бабай, Кар Кызы, 2015 ел символы-Кәҗә Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәтҗанов Сәрдәр Абзал улында кунакта булдылар. Алар ветераныбызны Яңа Ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котладылар, аңа чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, якыннары һәм туганнары белән шатлыкка яшәргә теләделәр. Кунаклар Яңа Ел бәйрәмнәреннән калган тәэсирләре белән бүлештеләр, соңыннан хәтер өчен фотога төштеләр.