2015 елның 7 гыйнварендә баш чыршы буенда Раштуа күмәк күңел ачулары булды. Бәйрәм тамашасын район мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләделәр. Тамашачыларны киенгән-ясанганнар каршы алды – Аю, Кәҗә, Убырлы Карчык, Әби белән Бабай, Кузя һәм Скоморохлар. Балалар да, олылар да “Тяни-толкай”, “Көрәкләр белән чабу” уеннарында, “Иң яхшы бию” бәйгесендә катнаштылар. Раштуа багуларсыз үтми: киез итектә һәм пүләндә кияүгә багуладылар. Багулар, әлбәттә, көлкеле булды, халык яхшы кәеф белән Скоморохлар уеннарын кабул иттеләр.
Бәйге һәм уеннарда катнашучыларның барысы да бүләкле булдылар. Салкын һава торышы булса да, бәйрәм ахырына кадәр халык рәхәтләнеп биеде һәм күңел ачты.