2015 елның 8 гыйнварендә Красновидово авылында “Оберег” фольклор ансамбле катнашучылары һәм авыл китапханә хезмәткәрләре белән оештырылган “Раштуа очрашулары” булды.
Тамашачылар Раштуа бәйрәме турында күп яңалыклар белделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, колядкалар тыңладылар, бәйге һәм уенннарда, шулай ук кинәт спектакльдә катнаштылар, әйлән-бәйлән йөрттеләр һәм Раштуа багуларында катнашып үзләренең киләчәк язмышларын белделәр.