Йөзү буенча квалификация ярышлары

2015 елның 11 гыйнвары, якшәмбе

10 гыйнварь көне Иске Чүпрәле авылының “Акчарлак” йөзү бассейнында йөзү буенча квалификация ярышлары булды. Ярышларның баш хакимы –Чепик Светлана Юрьевна, республика категориясе хакимы. Ярышлар разрядларны үзләштерү максатында үткәрелде. Кама Тамагы районы катнашучылары: Тимина Елизавета, Кәримова Диана, Хахалев Ярослав, Төхфәтуллин Адель, Крупина Анжелика, Борисова Полина, Григорьева Екатерина, Йосыпова Алинә (тренерлары Сорокин А.И.) ярышларда катнашып, районда алган спорт разрядларын дөресләделәр. Ярышларда шулай ук Саба, Кукмара, Буа, Апас, Чүпрәле районнары катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International