“Акчарлак” спорт комплексында бадминтон буенча ачык район турниры үткәрелде.
Ярышларда районыбыздан 5 команда (Кама Тамагы татар, Рудник, Затон, Сөйки урта мәктәпләре һәм ДЮСШ командасы), шулай ук Буа, Югары Ослан һәм Кайбыч районнары командалары катнашты. Турнирда барлыгы 60тан артык кеше көч сынашты. Ярышларда җиңүчеләрнең барысын да котлыйбыз! Әлеге турнир 16-18 гыйнварда Казанда үткәреләчәк Татарстан чемпионаты алдыннан яхшы әзерлек булды.