Яңа ел каникуллары арасында Кече Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йортында чаралар үтте. 10 гыйнвар Иске Яңа елны озату хөрмәтенә багышланган “Яңа елда яңа өметләр” исеме астындагы бәйрәм дискотекасы узды. Яшьләр өчен кызыклы уеннар һәм конкурслар оештырылды.2 гыйнвар Кече Мәрәтхуҗа авылы мәдәният йортында студентлар белән “Дуслар җыелган җирдә” дип исемләнгән әнгәмә узды. Әнгәмәне Хәмидуллин Рушан үткәрде.Ул Казан энергия университетын тәмәмлап, аспирантурада укуын дәвам итә.