Авыр атлетика буенча беренчелек

2015 елның 12 гыйнвары, дүшәмбе

10 гыйнвар Кама Тамагы районы командасы 1999-2001 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Казанда  ТР укучыларының X спартакиадасы исәбенә авыр атлетика буенча Татарстан беренчелегендә катнашты.

Кызганычка каршы, команда зачетында безнең команда урыннар яулый алмады, аның каравы шәхси исәптә нәтиҗә бар. 2000 елда туган Артем Арсенов 56 килограммга кадәр үлчәү авырлыгында 3 урынны алды. Артемны һәм аның остазы Е. Семинны котлыйбыз, киләчәктә уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International