Иске Казиле авылында иске Яңа ел

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

13 гыйнварда Иске Казиле мәдәният йортында иске Яңа елны бәйрәм иттеләр. Балалар Кыш бабай һәм Кар кызын җырлар, биюләр белән озатып, чыршы белән хушлашты.

Чыршы ябылганнан соң авыл җирлеге, мәдәният һәм МЧС хезмәткәрләре Каратал авылында яшәүче күп балалы Кирилловлар гаиләсендә булды. Надия, Ринат һәм Руслан Кирилловларга Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенгән авыл җирлеге хезмәткәрләре бүләк тапшырды. Балалар һәм аларның әниләре өчен бу көтелмәгән вакыйга булды. Балаларның күзләрендә никадәр шатлык булуын күрергә кирәк иде. Әкият кунакларын шатландырып, балалар шигырь сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International