16 гыйнвар көнне Кече Салтык мәчетендә җомга намазыннан соң Мәүлет кичәсе уздырылды.Бәйрәмгә, авылның яше-карты 20дән артык кеше җыелган иде.Чараны Кече Салтык авылы имам хатиб Җәгъфәр Әхмәтҗанов вәгазь белән башлап җибәрде.Бәйрәмгә районыбызның имам мөхтәсибе Галимулла хәзрәт чакырылган иде.Ул Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)нең тормышы турында вәгазьләр сөйләде.
Имам хатиб Җәгъфәр тарафыннан оештырылган Мәүлет мәҗлесе күркәм үтте. Аңа барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Шушы табынны әзерләүдә булышканнары өчен Җәгъфәр хәзрәтнең хатыны Рәмзия апага,
мәдәният йорты мөдире Җиһаншина Фәйрүзәгә, китапханәче Сабирова Рәсимәгә һәм Файзуллина Розалиягә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Мәдәният йорты мөдире Фәйрүзә Җиһаншина