Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы Кама Тамагы МР үзәк китапханәсенә Р.И.Хәмитова “Написано пером о прошлом, о былом...” китабының 50 экземплярын бүләк итте. Укучыларны бу яңалык бик шатландырды. Кама Тамагы МР “Үзәк китапханә” муниципаль бюджет оешмасы директор Л.Р.Рахманова исемендә аңа зур рәхмәтен белдерә.