17 гыйнвар көне Сөйки урта гомуми белем мәктәбе базасында укучылар арасында чаңгы ярышлары буенча Спартакиаданың муниципаль этабы үтте. Кызганычка каршы, әлеге ярышларда районның 3 мәктәбе генә катнашты: Сөйки, Кариле һәм Тәмте урта гомуми белем мәктәпләре.
Үткәрелгән ярышлардан соң урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын – Антонов Алексей (Сойки урта гомуми белем мәктәбе, тренеры Калеев Е.Н.);
2 урын –Ачин Александр (Сойки урта гомуми белем мәктәбе, тренеры Калеев Е.Н.);
3 урын –Гарәев Сәйдәш (Кариле урта гомуми белем мәктәбе, тренеры Нуруллин И.М.), Зәйнетдинов Фаиль Сәйдәш (Кариле урта гомуми белем мәктәбе, тренеры Нуруллин И.М.).