Шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итү

2015 елның 20 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Кама Тамагы МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов шәхси сораулар буенча гражданнар кабул итте.

Павел Николаевичка торак ремонтлау, урамнарга ут кую, АЗС төзелеше, җир мәсьәләсе буенча 6 кеше мөрәҗәгать итте. Кабул итү тәмамланганан соң җаваплы затларга әлеге мәсьәләләрне өйрәнү һәм мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итү йөкләнде.

Исегезгә төшерәбез, кабул итү һәр сишәмбе сәгать 14:00тә 2-14-51 телефоны буенча  алдан язылу буенча үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International