Республика IT-ярышларының беренче этабы

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

21 гыйнварда Кама Тамагы штпда Кама Тамагы урта мәктәбе базасында Татарстан Республикасында яшәп, өлкәннәр программасы кысаларында «Компьютер нигезләре» курсларында 2013-2014 уку елында компьютер грамоталыгы нигезләренә өйрәнүче пенсионерлар арасында II республика олимпиадасының беренче этабы булды.

Республика турнирына бару өчен көрәштә районда яшәүче 34 пенсионер-компьютер курслары чыгарылышлары көч сынашты. Финалга икесе генә чыкты. Барлык биремнәрне үтәп 89 балл җыйган Халидә Әхмәтова җиңү яулады. Ул 27 гыйнварда Казанда үткәреләчәк финал турнирында катнаша. Аңа уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International