Тәрбия сәгате

2015 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе
24 гыйнварда кадет мәктәбендә тәрбияче И.Гобәйдуллин Ленинград камалышын өзүгә багышланган тарих дәресе үткәрде.

Камалыш 900 көн дәвам итә һәм 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре аны тулысынча өзә. Камалыш өзелүне билгеләп китү уңаеннан 1944 елның 27 гыйнварында бәйрәм салюты була. Хәзерге вакытта бу көнне шәһәрдә төрле бәйрәм һәм истәлек чаралары, Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм 900 көнгә сузылган дәһшәтле көннәр ачысын кичергән шәһәр халкын хөрмәтләүләр үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International