1 февральдән татарстанлылар пенсиясе 11,4 процентка артачак

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
1 февральдән 1013 меңнән артык татарстанлының иминләү пенсияләре 2014 елда кулланучылар бәясе артудан чыгып 11,4 процентка индексацияләнәчәк.11,4 процентка иминләү пенсиясе белән бергә аңа билгеле күләмдәге түләүләр дә ( элеккеге билгеле база күләменең аналогы) индексацияләнәчәк. Татарстан Республикасындабилгеләнгән түләүләрне исәпкә алып картлык буенча иминләү пенсиясенең уртача күләме 12,3 мең сум тәшкил итәчәк. 2015 ел дәвамында пенсияләрне арттыруга килгәндә исә 1 апрельдән узган елда РФда пенсионерның яшәү минимумы арту темпын исәпкә алып, социаль пенсияләр дә индексацияләнәчәк. Август аенда эшләүче пенсионерларның иминләү пенсияләре яңадан исәпләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International