Призер Кама Тамагында яши

2015 елның 29 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Дарья Серегина рус теле буенча укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының республика этабында икенче урынны алды.Аңа рус теле буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы призеры дипломы тапшырылды. Әлеге мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Хәмирә Вафинага призерны әзерләгән өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International