31 гыйнвар Куйбышев Затонда Столяров исемендәге мәдәният йортының 50 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үткәрелде.
Клуб фотоальбом битләрен карап, кичәне алып баручылар бу еллар эчендә клуб сәхнәсенә чыгып, тамашачыларны сөендергән поселок кешеләрен искә алды.
Алар арасында тулы бер династияләр бар. Мәсәлән, Солдатовлар клуб сәхнәсендә беренче көннәрдән үк чыгыш ясый. Балаларын, оныкларын алып килгәннәр. "Аэлита" бию төркеме җитәкчесе Татьяна Демидованы белмәгән кеше юктыр.