Кул сугышы призерлары

2015 елның 3 феврале, сишәмбе
30 гыйнварда кадет мәктәбе укучылары ТР кадет мәктәпләре арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Кузьмич Клетневның 90 яшьлегенә багышлап армия кул сугышы ярышында катнашты.

Ярыш Казанның 6нчы кадет мәктәбе базасында үткәрелде. Советлар Союзы герое Михаил Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет мәктәбе укучылары тәрбиячеләр Владимир Иютин һәм Виталий Лукин җитәкчелегендә катнашып, призлы өченче урын яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International