Дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләгез

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

1 февральдән “АК Барс” банкы карталары булучылар өчен ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм “ТР хезмәтләре” мобиль кушымтасы аша теләсә нинди хезмәтләр алганда һәм акча түләгәндә комиссия алынмый.

Шулай ук 1 февральдән комиссиясез түләүләр алу өчен идарә компаниясе килешү төзегән булса, теләсә кайсы банк картасы булучылар өчен портал һәм мобиль кушымта аша ТКХ хезмәтләре өчен түләгәндә комиссия алынмый. Исегезгә төшерәбез: порталда 201 электрон хезмәт алырга мөмкин. 2014 елда республика халкына 32 млн. электрон хезмәт күрсәтелгән, 2013 ел белән чагыштырганда үсеш 21 процент тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International