Батырны искә алып, һәйкәленә чәчәкләр салдылар

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Хәтерсез яшәргә ярамый. Якташыбыз, Днепр аша дошман уты астында кабель линиясе сузып, командованиең разведчиклар белән элемтәсен тәэмин иткән Михаил Алексеевич Чирков батырлыгы хәзерге буын яшьләр өчен үтнәкбулып тора.

3 февральдә, Советлар Союзы герое М.А. Чирков һәлак булган көнне Кама Тамагы мәктәбе укучылары мәктәп линейкасында батырны бер минутлык тынлык белән искә алды һәм Кама Тамагы район үзәгенең Чирков урамында аның хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International