5 февральдә МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов район яшьләре белән очрашты.
Очрашуда районның яшь буынын борчучы кайбер көнүзәк проблемалар яктыртылды. Барлык сорауларга анык җаваплар бирелде һәм аларны юк итү юллары күрсәтелде. Очрашуда “Татарстан Республикасы яшьләре һәм уңышлылары” дип исемләнгән төбәк иҗтимагый хәрәкәт презентациясе күрсәтелде. Әлеге хәрәкәт проектында катнашу өчен конкурсның район этабы игълан ителде. Шулай ук “Вконтакте” социаль челтәрендә яшьләр бите булдыру турында карар чыгарылды. http://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/rus/info.php?id=639870