Укытучылар көч сынашты

2015 елның 6 феврале, җомга
5 февральдә Олы Кариле урта мәктәбе базасында укытучыларның район спартакиадасы үткәрелде. Анда иң көчлеләр ачыкланды. Беренче команда урынны Иске Казиле, 2нче урынны  - Олы Кариле, 3 урынны – Кама Тамагы урта мәктәпләре командалары алды. Теннис турнирында Венера Кәримуллина беренче урынны алды. 2 урында – Елена Калеева, 3 урын – Гөлчәчәк Нигъмәтҗанова. Ирләр арасында Вадим Степанов җиңде, Раил Сабитов һәм Сергей Сорокин призерлар булды. Җиңүчеләр республика ярышларында район данын яклаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International