Хөрмәтле Каматамагылылар! Искә төшереп китәбез, Кама Тамагы МР "Халык инвентаризациясе" акциясе дәвам итә. Ул районыбызның архитектура кыяфәтенә негатив тәэсир итүче, чүплекләр килеп чыгуына булышучы хуҗасыз биналар һәм буш җир участокларны ачыклау эшенә юнәлгән.
Акция эше дәвамында хуҗасыз биналар һәм буш җир участокларның бер рәте ачыкланды. Хәзерге вакытта гражданнар гаризаларын кабул итү эше дәвам итә. "Хуҗасыз" объектлар турында мәгълүматны 8 (84377) 2-10-90 телефоны буенча хәбәр итәргә яисә Kashifa.Burnasheva@tatar.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.
Халык инвентаризациясе белән ачыкланган бүлмәләрнең барысыда учетка куелачак һәм хуҗалык әйләнешенә кертеләчәк. Объектлар күбесе иҗтимагый мохтаҗлыклар өчен кулланылачак: анда балалар мәктәпкәчә учрежденияләре, сәләмәтлекне саклау объектлары, иҗтимагый тәртип саклау пунктлары, медпунктлар,кибетләр, чәч-тарашханәләр һәм кече бизнес оешмалары урнаштырылачак.