Кама Тамагы һәм Апас районнарында пенсия фонды идарәсендә йомгаклау җыелышы үткәрелде.
Аның эшендә МР башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Павел Лоханов һәм ТРда ОПФР идарәчесе урныбасары Асия Вәлиуллина катнашты. Җыелышта 2014 елда УПФР эшенә йомгак ясалды һәм 2015 елга төп юнәлешләр билгеләнде. Шулай ук иң яхшы хезмәткәрләргә һәм ветераннарга мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.