Келәнчедә концерт

2015 елның 9 феврале, дүшәмбе
7 февральдә Келәнче мәдәният йортында “Тау ягы” фольклор коллективы һәм районның үзешчән сәнгатендә катнашучылары Фәрит Садыйков, Суфия Гобәйдуллина “Күңелле ял итегез” концерт программасы белән чыгыш ясады.

Концертны Гөлнара Гарифуллина алып барды. Концертны Келәнче үзешчәне Айгөл Хәсәнова йомгаклады. Тамашачылар күп иде, һәр чыгыш көчле алкышларга күмелде. Чарадан соң җирлек башлыгы Дамир Кадыйров үзешчәннәргә, РФ Дәүләт Думасы депутаты, шушы авыл егете Илдар Гыйлметдиновка рәхмәтен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International