Ел сыйныф җитәкчесе конкурсы

2015 елның 11 феврале, чәршәмбе
Агымдагы елның февралендә сәләтле сыйныф җитәкчеләрен ачыклау, аларның һөнәри үсешен кызыксындыру, укытуының яңа алымнарын һәм технологияләрен пропагандалау масктында “Ел сыйныф җитәкчесе” республика конкурсы положениесе нигезендә әлеге чараның муниципаль этабы үткәрелде.

Аңа кадәр аның читтән торып катнашу этабы булган иде. Читтәнторып катнашу һәм килеп катнашу чыгышлары буенча конкурсның муниципаль этабында беренче урын Рудникурта мәктәбе сыйныф җитәкчесе Эльвира Лизунинага бирелде, икенче урында – Сөйки урта мәктәбе укытучысы Алсу Шакирова, өченче урында – Кама Тамагы урта мәктәбеннән Лариса Дорожкова. Алар Чүпрәле районында конкурсның зона этабында районын данын яклаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International