14 февраль көнне район мәдәният йортында совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 26 еллыгына багышланган чара үткәрелде.
Аны район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин алып барды. Бирелгән сораулар арасында транспорт чарасына салым, пенсияләргә өстәмә, халыкның әлеге категориясе өчен торак шартларын яхшырту турындагы сораулар бар иде. Әлеге сорауларның барысы да контрольгә алынды.
Аннары РДК хезмәткәрләре концерт программасы белән чыгыш ясады. Әфганчыларны МР башкарма комитет җитәкчесе Павел Лоханов, хәрби комиссар Дамир Сергеев, әфганчылар советы рәисе Рамил Кәримов котлады.
Чара ахырында Җиңү паркында сугышчы-интернационалистлар хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәклоәр салдылар.