“Ел лидеры-2015” конкурсы

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

ТР Яшьләр эше министрлыгы “Татарстан Республикасының балалар оешмасы советы” иҗтимагый оешмасы белән берлектә “Ел лидеры-2015” балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең республика конкурсын үткәрә.

Конкурс “XXI гасыр лидеры” балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләренең Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы булып тора.

Республика конкурсы 2 этапта була: читтән торып – 10 февральдән 10 мартка кадәр, үзең барып катнашу (республика финалы) – апрельдә. Читтән торып катнашу турында катнашучылар “Ел лидеры” бүлегендә www.sdo-rt.ru сайтында теркәлә ала.

Әлеге конкурс турындагы положение www.sdo-rt.ru. сайтында урнаштырылган.

Төгәлрәк мәгълүматны 8927-46-800-46 телефоны аша Екатерина Игоревна Согринадан яки муниципаль районның яшьләр эше һәм спорт бүлегендә белешергә була: Кама Тамагы штп, Комаров урамы, 24нче йорт, тел: 884377-2-15-70

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International