Затон мәктәбендә чыгарылышлар очрашуы булды

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Узган ял көннәрендә Затон урта мәктәбендә чираттагы тапкыр чыгарылышлар очрашты.

Бу әлеге мәктәп чыгарылышларының өченче очрашуы. Элеккеге укучылар укытучылар, укучылар белән җылы, дустанә шартларда аралашты, мәтәпнең коридорлары буйлап узды һәм күңелле мәктәп елларын искә алды. 2015 елда Затон мәктәбенә 80 ел була, юбилей тантанасы агымдагы елның декабрендә үткәреләчәк. Мәктәп элеккеге һәм бүгенге укучыларын бик күп җыяр, дип ышанып калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International