Укытучылар Кукмара поселогында көч сынашты

2015 елның 27 феврале, җомга

Кукмара поселогында ТР Премьер-министры урынбасары -Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасының финал этабы үткәрелде.

Республиканың 45 районыннан мең ярымга якын кеше чаңгы эстафетасында, шорт-тректа, өстәл теннисында, дартста, шахмат, волейбол, аркан тартуда һәм башкаларда көс сынашты. Мәгариф идарәләре җитәкчеләре чаңгы ярышында катнашты. Кама Тамагы районының 22 кеше составындагы командасы киеренке көрәштә 13нче урынны алды. Рудни урта мәктәбе укытучысы Эльвира Мингалиева дартста 3 урынны яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International