Строй һәм җыр бәйгесе үткәрелде

2015 елның 27 феврале, җомга

26 февральдә Кама Тамагы урта мәктәбе базасында район мәктәпләре укучылары арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган строй һәм җыр смотры үткәрелде.

Чарада Кама Тамагы, Затон, Рудник, Кама Тамагы татар, Тәмте, Олы Кариле, Иске Казиле, Сөйки урта, Красновидово төп мәктәпләре катнашты. Советлар Союзы герое Михаил Чирков исемендәге кадет мәктәпбе укучылары строй әзерлеге буенча күргәзмә чыгыш күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча 1 урын Рудник, 2 урын - Иске Казиле, 3 урын -Кама Тамагы урта мәктәбенә бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International