Сугыш ветераннарына бүләкләү кәгазьләре тантаналы шартларда тапшырылды

2015 елның 4 марты, чәршәмбе

Тәмте урта мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераннары гаиләләренә тантанлы шартларда бүләкләнү кәгазьләре тапшырылды.

Мәктәп өченче ел инде “Җиңүгә 70 адым” проекты өстндә эшли. Материаллар эзләү, Хәтер китабы белән эшләү, КАзан музее-Бөек Вватн сугышы мемориалы (М.В. Черепанов), бүләкләнү кәгазьләре буенча Тәмте авыл җирлеге ветераннар советы белән уртак эш проектның өченче этабы булды. Элек беркемгә дә, беркайда да тапшырылмаган бүләкләнү кәгазьләре сугыш ветераннары гаиләләренә тапшырылды. Әлеге юнәлеш буенча эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International