Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Кама Тамагы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында мәгълүмат
Районның тарихы
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Районның муниципаль берәмлекләре
Районның геральдикасы
Район турында
Районның картасы
Архитектура һәм шәһәр төзелеше
Кама Тамагы якташлар җәмгыяте
Районда туган мәшһүр кешеләр
Халыкара бәйләнешләр
Матди ярдәм
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Туризм
Һава торышы
Татарстан Президентының «Безнең ишегалды» программасы
Кама Тамагы районы муниципаль берәмлекләре урамнары реестры
Район тормышы
Районның оешмалары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципальный контроль
Программалар, проектлар, конкурслар
Планнар һәм тикшерүләр нәтиҗәләре
Кадрлар сәясәте
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Ришвәтчелеккә каршы тору
Хокукый агарту
Район комиссияләре
Территориаль сайлау комиссиясе (ИКМО)
Иҗтимагый совет
Тематик бүлекләр
2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу
Инициатив бюджет
КЕЧЕ ҺӘМ УРТА ЭШМӘКӘРЛЕК
Милли проектлар
Хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү
Кама Тамагы районы Башкарма комитеты комиссиясе
Документлар
Пресс - хезмәт
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортаж
Район Башлыгының шәхси блогы
Элемтә
Халык мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү вакыты
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Интернет-кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Халык мөрәҗәгатьләре буенча җаваплылар
Норматив-хокукый база
Кире элемтә
Муниципаль районнар
Кама Тамагы муниципаль районы
Ана телебезне саклыйк!
2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Олы Карамал авылында халыкара туган тел көненә багышланган “Тел- безнең гомер юлдашыбыз” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Залда “Туган тел- иң татлы тел” дигән китап күргәзмәсе оештырылды. Кичәгә авылдашлар, китап укучылар, әдәбиятне хөрмәт итүчеләр җыелды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның шигыренә язылган “Туган тел” җырын тәрбияче Фәхретдинова Гүзәл апалары белән бергә авылыбызның “Карлыгач” исемле балалар бакчасына йөрүче Илсинә Зәйнуллина белән Илнар Вәлиев башкарды. Олы Карамал ветераннар оешмасы рәисе Энҗекәй Галимова газиз туган телебез, аның матурлыгы һәм байлыгы турында сөйләде, изге теләкләрен җиткерде. Римма Беляева, Фирдәвес Әскәрова, Гөлшат Мөхәммәтшина зур осталык белән туган телгә багышланган шигырьләр укыды. Илсур Хәмидуллин тел турында халыкның мәкаль-әйтемнәрен искә төшерде. Рус телендә Г. Тукайның “Теләнче” шигырен дәртләнеп укыды. Тиздән Бөек Җиңүгә 70 ел була. Татар әдәбияты да, үзенең сугышчан бурычын намус белән үтәгән солдат шикелле, зур иҗади фидакарьлек күрсәтте. Хөрмәтле авылдашыбыз, укытучы- ветеран Фәүзия Мөхәммәтшина тирән милли рух белән сугарылган, халкыбызны, туган телебезне ихтирам итеп, яратып язылган Гадел Кутуйның “Сагыну” нәсерен укыганда һәркемне әсир итте. Олы Карамал авыл җирлеге ТИҮ рәисе Нурания Закирова үзенең искиткеч моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр укып, кичәбезне тагын да ямьләндерде. Сәфәрова Роза башкаруында моңлы, сихри “Әнкәй” җыры күңелләрне дулкынландырды, кичәгә ямь өстәде. Биючеләребез Миләүшә Хисамова (Бәрлегуҗа авылы мәдәният йорты җитәкчесе), авылдашыбыз Мөслимә Әскәрова татар халык биюен башкарып, залны милли моңнарга күмде. Бөек рус педагогы К.Д. Ушинский “Халык сөйләмендә тел үлдеме, тел иясе буларак халык үзе үлә”, дигән. Ахырда туган телне саклау һәм үстерүнең әһәмияте турында фикер алышу булды. Анда актив китап укучылар Зинаида Ишемярова, Роза Нәҗмиева, Сания Фәхретдинова, Ризидә Низамова, Зөһрә Дәүләтшина, Фәйрүзә Вәлиева, Әнвәр Байдамшин да билгеләнде. Кичәгә килүчеләргә истәлеккә китаплар бүләк ителде, чараның икенче өлеше чәй табыны артында дәвам итте.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
апрель, 2026 ел
«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре»конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башланды
«Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы сыйфатында уздырыла торган «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының оештыру комитеты чираттагы 2026 елгы конкурсны башлап җибәрү турында Карар кабул итте
Цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын тапшыруны туктатып, планлы ремонт-профилактика эшләре
Цифрлы эфир телерадиотапшырулары программаларын тапшыруны туктатып, планлы ремонт-профилактика эшләре
2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Юстиция министрлыгына НКО хисабы бары тик электрон рәвештә генә бирелә
2026 елның 1 гыйнварыннан Россия Юстиция министрлыгында коммерциячел булмаган оешмаларның хисаплары бары тик Россия Юстиция министрлыгы порталы аша электрон рәвештә генә бирелә. Шул ук вакытта 2026 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булган хисап формалары үз көчен югалтты.
3
апрель, 2026 ел
Туфан Миңнуллин исемендәге мәктәп укучыларының төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең икенче этабы
Казанның 12 нче гимназиясендә укучыларның Туфан Миңнуллин исемендәге төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең икенче этабы узды
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз