3 мартта Красновидово мәктәбе укучылары КНИТУда үткәрелгән республика конкурсы финалында катнашты.
Укучылар берьюлы ике номинациядә көч сынашты. "Халык уеннары" номинациясендә 1 урын (укытучылары А. Макарова һәм 3 сыйнф укучысы И. Корбанов), "Минем ачыш" номинациясендә - 2 урын (укытучы Н. Оленина һәм 9 сыйныфның "Туган якны өйрәнүчеләр" командасы) алдылар.