Яңа традициягә старт бирелде

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

8 март бәйрәме алдыннан "Акчарлак" спорт комплексында волейбол буенча хатын-кызлар турниры үткәрелде.

Анда Куйбышев Затон, Красновидово, Тенеш, Кама Тамагыннан 7 җыелма команда катнашты. Иң көчлеләрне  ачыклау буенча көрәш 6 сәгать дәвам итте. Нәтиҗәдә беренче урынны таучылар поселогының мәктәп яшьләр командасы алды. "Көмеш" - елгачылар командасында, "бронза" исә - Кама Тамагы укучыларында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International