Янгын сүндерүчеләрнең пландагы күнегүләре

2015 елның 10 марты, сишәмбе

5 мартта Каратал авылындагы аерым янгын сүндерү посты хезмәткәрләре авылда урнашкан объектларда янгын сүндерү кнекмәсе буенча планда каралган күнегүләр уздырды.

Бүлекчә командиры Илгизәр Сафин җитәкчелегендә янгын сүндерүчеләр төрле шартларда янгын сүндерү күнекмәсен кабатлады. Шофер Ришат Һадиев һәм янгын сүндерүче Рәзил Гыймадиев куелган бурычны үтәде. Норматив вакытында башкарылды. Шулай ук торак пунктны янгынга каршы су белән тәэмин итү дә тикшерелде. Суэтем башнясына керү юлы чистартылган һәм янгын сүндерү техникасы су алырлык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International