Шимбә Буада прокуратура хезмәткәрләре арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган "Кызыл ромашка" үзешчән сәнгать конкурсының зона этабы узды.
Биш районнан әлеге ведомство хезмәткәрләре алты номинациядә көч сынашты. Каматамагылылар дүрт номинациядә яхшы чыгыш ясап, икесендә беренче урыннарны алды.