Красновидово мәктәбендә чираттагы хәйрия ярминкәсе

2015 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Красновидово мәктәбендә чираттагы хәйрия ярминкәсе уздырылды.

Бу юлы ул Игелек атнасына багышланган иде. Балалар бик тиз ризалашты һәм дәресләр тәмамлангач коридордагы  өстәлләрдә төрле тәм-томнар, кулдан ясалгән әйберләр пәйда булды. Укучылар сатучы ролен оста башкарды һәм сатып алучылар да күп иде: балалар үзләре, укытучылар, әти-әниләр һәм мәктәп кунаклары - татар теле укытучыларының РМОда катнашучылары. Җыелган бар акча алдгыча ук Руслан Сметанинны дәвалауга тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International