Кама Тамагы урта мәктәбендә 1-2 сыйныф укучылары өчен 8 сыйныф волонтерлары оештырган “Күңелле стартлар”дан башланды.
Кечкенә спортчылар скакалка сикерде, тупны тотарга, чылбырлап йөгерергә, обручка эләгергә һәм беренче булып киләргә тырышты. Сигезенчеләр исә аларга ярдәм итеп торды. Ярышта катнашучылар җылы тәэсирләр алды.