10.03.2015 алып 16.03.2015 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 98 чакыру булган, 10 кеше госпитальгә салынган. Кама Тамагылыларның медикларга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе - гипертония авыруы - 22 чакыру. Юл-транспорт хәләкәтләре – чакыру юк. Буа шәһәренең күптамырлы үзәгенә 2 кеше җибәрелгән
Тәмте табиб амбулаториясенә 17 чакыру, Сөйки табиб амбулаториясенә 7 чакыру, Олы Кариле табиб амбулаториясенә 15 чакыру булды.
Искә төшереп китәбез, "Ашыгыч ярдәмне" "03" телефоны буенча, кәрәзле телефоннан "103" яисә "030" номерын җыеп чакыртып була (шалтырату бушлай). Тормышка куркыныч янаган чакта - "112" номерына шалтыратырга.