Театр коллективлары бәйгесе дәвам итә

2015 елның 17 марты, сишәмбе
  Халкыбызның Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында театр коллективларының район сморт-конкурсы дәвам итә.
Кичә Иске Барыш мәдәният йортында Данил Салиховның “Өзелгән йөзем” спектакле күрсәтелде. Жюри фикеренчә, куелыш югары дәрәҗәдә анда ир-атлар катнашуы шатлыклы. Барлык рольләрне Иске барыш авылы халкы башкарды.
Залда жюри әгъзаларыннан кала күпсанды тамашачылар да бар иде. 18 мартта спектакльләр Тәмте мәдәният йортында, 19 мартта Осинники мәдәният йортында, 20 мартта Олы Карамал мәдәният йортында, 21 мартта Олы Бортас мәдәният йортында дәвам итәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International